Татарстан – Россиядә коронавирус очраклары иң акрын темпта артучы төбәкләр өчлегендә

Иң түбән күрсәткеч Чечен Республикасында (0,2 процент) теркәлгән.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар иң акрын темпларда арта торган төбәкләр арасында өченче урынны били. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабтан хәбәр иттеләр.

Татарстаннан тыш, әлеге өчлеккә Чечня һәм Чувашия республикалары да керде.

«Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1. Чечня Республикасы — 0,2 процент, 2. Чувашия Республикасы — 0,4 процент, 3. Татарстан Республикасы — 0,5 процент», - дип искәрттеләр оператив штабта.

«Татар-информ» агентлыгы республикада узган тәүлектә 39 кешенең коронавирус йоктыруы хакында хәбәр иткән иде.