Оешкан коллективларда коронавируска каршы чаралар үтәлешен контрольдә тоту көчәйтелде

Республика ведомствосында яңа чикләү чаралары кертергә җыенмыйлар.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында оешкан коллективларда битлек режимы һәм эпидемиологик кагыйдәләр үтәлешен контрольдә тотуны көчәйттеләр. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә без битлек режимын катгыйландырдык. Моның чыннан да мөһим икәнен халыкка җиткерәсебез килә. Оешкан коллективларда (эш урыннары, офислар, балалар коллективлары, ябык социаль коллективлар) төрле чаралар үткәргән вакытта да контрольне көчәйттек. Бүген әлеге чаралар җитәрлек дип саныйбыз», - диде спикер.

Авдонина билгеләп үткәнчә, яңа чикләүләр кертү халыкның аларны аңлап кабул итүенә, татарстанлыларның гамәлдәге чараларны ничек үтәвенә бәйле булачак.

«Бүгенге көндә кертелгән кагыйдәләр җитәрлек, һәм аларга нәрсә дә булса өстәргә җыенмыйбыз», - дип сүзен йомгаклады республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары.