Чаллының сугыш ветераннары госпитале янә коронавирус йоктырган пациентларны кабул итә

Медицина учреждениесенең профилен үзгәртү турындагы боерык махсус күрсәтмәгә кадәр гамәлдә булачак.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Чаллының сугыш ветераннары госпитале янә яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны кабул итә башлады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«16 октябрьдән Чаллының сугыш ветераннары госпитале пневмония белән авыручы, Covid-19 диагнозы куелган яки әлеге инфекцияне йоктыруда шикләнелгән пациентларга медицина хезмәте күрсәтә башлады», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Госпиталь 100 урынга исәпләнгән. Медицина учреждениесенең профилен үзгәртү турындагы боерык махсус күрсәтмәгә кадәр гамәлдә булачак.