news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 51 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 26 264 очрагы рәсми рәвештә расланган.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«22 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 26, Чаллыда — 16, Тукай районында ике очрак ачыкланган. Республиканың барлыгы ун муниципалитетында коронавирус очраклары теркәлгән.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 26 264 очрагы рәсми рәвештә расланган, 22 835 кеше (шуларның 28е — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 1 049 841 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 905 687 кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100