Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиблар COVID-19 вирусы белән авырганнан соң биек үкчәле аяк киеме кимәскә киңәш итә
Коронавирус кичергән кешеләрнең кан әйләнеше бозыла, ә биек үкчәле аяк киеменнән йөрү хәлне тагын да катлауландыра.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Табиблар коронавирус белән авырганнан соң биек үкчәле аяк киеменең зыянлы булуын әйтә.
Коронавирус кичергән кешеләрнең кан әйләнеше бозыла, ә биек үкчәле аяк киеменнән йөрү хәлне тагын да катлауландыра. Бу хакта Урал федераль округында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече Сергей Токаревка сылтама белән РИА Новости яза.
Табиб сүзләренчә, ковидтан соңгы синдром вакытында тромблар барлыкка килү куркынычы 13 процентка арта һәм аякларга, кан тамырларына өстәмә көчәнеш аркасында йөрәк-кан тамырлары системасының җитди чирләре, шул исәптән үпкә артериясенең тромбоэмболиясе башланырга мөмкин. Моның исә соң чиктә йөрәкнең тукталуына һәм үлемгә китерүе ихтимал.
Токарев аякларында кан әйләнеше бозылган һәм кан тамырлары киңәйгән кешеләргә уңайлы аяк киеме кияргә киңәш итә.
Аның сүзләренчә, COVID-19 белән авырганнан соң тернәкләнү чорында ерак араларга бармый һәм очмый торырга, шулай ук чамасыз физик көчәнештән сакланырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз