news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЛОР-табиб ковидтан соң ис һәм тәм тою сәләте бозылуны дәвалау юллары хакында сөйләде

Терапия ярдәмендә ис һәм тәм тою сәләтен кире кайтарып була, әмма бу шактый озакка – ярты елга кадәр сузылырга мөмкин.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирус инфекциясе кичергән кешеләрдә еш кына паросмия, ягъни ис һәм тәм тою сәләтенең бозылуы күзәтелә. Моңа каршы ничек көрәшергә? Казандагы 16нчы клиник хастаханәнең оториноларингология бүлеге мөдире Екатерина Лаптева ТР оператив штабының махсус туры эфирында шул хакта сөйләде.

«Ис тою сәләтенең бозылуы, чыннан да, шактый еш күзәтелә. Бу очракта борын аша сулыш алуны тулысынча элекке хәленә кире кайтару өчен интраназаль глюкокортикостероидлардан файдалану зарур. Шуннан соң һичшиксез антиоксидантлар кулланырга кирәк», - дип искәртте спикер.

Табиб билгеләп үткәнчә, терапия ярдәмендә ис һәм тәм тою сәләтен кире кайтарып була, әмма бу шактый озакка – ярты елга кадәр сузылырга мөмкин. Дәвалана башлар алдыннан ЛОР-табибка күренергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100