news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова Татарстан җитәкчелеге арасында коронавируска бәйле вазгыять хакында сөйләде

Министрлар арасында күпләр бу авыруны кичерде, диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять киеренке булып кала, шунлыктан тынычланыр өчен сәбәп юк. Коронавирус кичергән кешеләр ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары арасында да бар. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта журналистларга шулай дип белдерде.

Шул ук вакытта, ул биредә сүзнең республиканың югары җитәкчелеге турында бармавын искәртте.

«Бездә үзизоляциягә киткән, хастаханәдә дәваланучы кешеләр бар. Министрлар арасында күпләр бу авыруны кичерде. Аларның кайберләре әле күптән түгел генә дәваланды. Коронавируска бәйле вазгыять шактый киеренке», - диде Галимова.

Ул хәзерге вакытта коронавирус белән авыручылар санының сезонлы күтәрелеше күзәтелүен билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100