Коронавируска каршы вакцинаны сынауның икенче фазасы тәмамлану срогын атадылар

Өченче стадия Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә үткәреләчәк.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә җитештерелгән вакцинаны сынауның икенче стадиясе 3 августта төгәлләнәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия туры инвестицияләр фонды җитәкчесе Кирилл Дмитриевка сылтама белән хәбәр итә.

Дмитриев әйтүенчә, өченче стадия Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә, шул исәптән Ерак Көнчыгышта да үткәреләчәк.

«Без инде август – сентябрь айларында ук Россия вакцинасын куллана башлау өчен регулятор хуплавын көтәбез», - диде ул.

Covid-19 коронавирусына каршы вакцина Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиологик һәм микробиологик тикшеренү үзәге тарафыннан әзерләнә.

«Татар-информ» агентлыгы иреклеләрнең вакцинаны яхшы кичерүе хакында хәбәр иткән иде инде.