news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында ФАП һәм врачлык амбулаториясе төзелә

Керкәле авылында фельдшер-акушерлык пунктын көзен ачарга планлаштыралар.

Чирмешән районында ФАП һәм врачлык амбулаториясе төзелә
http://nashcheremshan.ru/

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», «Безне Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Керкәле авылында ФАП, Түбән Кәминкәдә врачлык амбулаториясе төзелә. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Керкәле авылында фельдшер-акушерлык пунктын көзен ачарга планлаштыралар.

Биредә төзүчеләр эчке эшләрне башкара. Электр үткәргечләр уздырылган, санузел ясалган. Җылылык челтәрләрен сузарга һәм бераз бизәкләү эшләре калган. Аннан соң осталар ФАПның тирә-юнен төзекләндерәчәк, бина тирәсе койма белән дә тотып алыначак, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100