Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Анна Попова: Россиядә коронавируска күмәк иммунитет дәрәҗәсе 26 процент тәшкил итә
Алты яшькә кадәрге балаларда популяцион иммунитетның иң югары күрсәткечләре теркәлгән.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына тест тапшырган россиялеләрнең 25 проценттан артыгының инфекциягә карата иммунитеты бар. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Роспотребнадзор башлыгы Анна Поповага сылтама белән хәбәр итә.
«Бүгенге көндә без иммунитет барлыкка килүен күрәбез, һәм илдә популяцион иммунитет дәрәҗәсе 26 процент чамасы тәшкил итә», - дип белдерде Россиянең баш санитар табибы Covid-19 коронавирусы таралуга каршы көрәш буенча координация советы утырышында.
Попова ачыклык керткәнчә, тикшеренүләр «Россия Федерациясенең алты субъектында тулысынча үткәрелгән, 19 субъектта төгәлләнгән диярлек».
Алты яшькә кадәрге (42 процент), шулай ук 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге балаларда (38 процент) популяцион иммунитетның иң югары күрсәткечләре теркәлгән.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда яшәүче 5 мең кешедә коронавируска иммунитет булуы хакында хәбәр иткән иде инде. 74 меңгә якын кеше ирекле рәвештә антитәнчекләргә тест тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз