Табиб коронавирусның кеше организмына ничек йогынты ясавы хакында сөйләде

Владимир Зайцев COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырган очракта, сулыш системасының барлык «катлары» диярлек зарарлануын әйтте.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Югары категорияле табиб, отоларинголог Владимир Зайцев коронавирусның кеше организмына ничек йогынты ясавы хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, беренче чиратта, вирус иммунитетны какшата, шуннан соң кеше иммунодепрессиягә бирелә. Моннан тыш, моңарчы алар белән интекмәсә дә, пациентта бронх-үпкә авырулары башланырга мөмкин.

Табиб COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырган очракта, сулыш системасының барлык «катлары» диярлек зарарлануын әйтте.

«Коронавирус кискен панкреатит, йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавы кебек кискен халәтләргә китерергә мөмкин», - дип искәртте ул.