«Ливадия» шифаханәсе обсервациясеннән Таиландтан кайткан 12 кешене чыгарачаклар

Аларның барысының да Covid-19 коронавирус инфекциясенә үткәрелгән анализлары тискәре нәтиҗә күрсәткән.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Бүген «Ливадия» шифаханәсе обсервациясеннән Таиландтан кайткан 12 кешене чыгарачаклар. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Бүген «Ливадия» шифаханәсеннән Таиландтан кайту белән бирегә урнаштырылган 12 кешене чыгарачаклар», - диде Лилия Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, аларның барысының да Covid-19 коронавирус инфекциясенә үткәрелгән анализлары тискәре нәтиҗә күрсәткән.

«Татар-информ» агентлыгы 3 майда Таиландның Пхукет утравыннан кайткан 16 кешене «Ливадия» шифаханәсендә обсервациягә урнаштырулары хакында хәбәр иткән иде инде. Туристларның дүртесе башка төбәк гражданнары иде, аларны өйләренә соңрак озаттылар.