Бу атнада Татарстанда 562 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Бу - инфекция йоктыручылар теркәлә башлаганнан бирле иң түбән күрсәткеч.

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Агымдагы атнада Татарстанда 562 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, бер атнада үсеш 4 процент тәшкил иткән. Бу - инфекция йоктыручылар теркәлә башлаганнан бирле иң түбән күрсәткеч. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Докладтан күренгәнчә, Татарстанда уртача үсеш темпы күзәтүләр башланганнан алып 14 процент тәшкил итә. 20 апрельдән ул кими башлаган һәм 11 процент, 27 апрельдән 3 майга кадәр 8 процент тәшкил иткән. Узган атнада үсеш темпы – 6, агымдагы атнада 4 процентка калган.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында коронавирус инфекциясенең таралышы буенча 10нчы урынны били.