news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада талпан кадалу очраклары теркәлгән

Анда талпан кадалу сәбәпле, ике кеше травматология пунктына мөрәҗәгать иткән.

Түбән Камада талпан кадалу очраклары теркәлгән
https://pixabay.com/

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада талпаннар уянган. Анда 43 һәм 21 яшьлек ике кеше, талпан кадалу сәбәпле, травматология пунктына мөрәҗәгать иткән. Аларның икесенә дә талпаннар сәнәгать зонасы территориясендә кадалган.

Травмпункт мөдире Андрей Аркадьев хәзер урман, бакчаларда игътибарлы булырга кирәклекне искәртте. Кайткач, киемне, тәнне яхшылап тикшереп чыгарга кирәк. Гәүдәнең төк белән капланган өлешләренә, касыкка, култык асларына, колакка аеруча игътибар итү мөһим. Талпан йорт хайваннарына да кадала ала. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерик, Түбән Кама районы эндемик, ягъни биредә талпаннар энцефалит һәм боррелиоз таратучылар булып тора.

Талпан кадалса, аны үзегез тартып алырга тырышмагыз, травмпунктка мөрәҗәгать итегез. Табиб талпанны алганнан соң, кирәк булганда, иммуноглобулин инъекциясе дә ясый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100