Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков ковидтан прививка ясатты
Вакцинация «Татмедиа» бинасында узды, анда агентлык хезмәткәрләре дә катнашты.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков «Татмедиа» хезмәткәрләре белән бергә коронавирустан вакцинаның беренче компоненты белән прививка ясатты.
«Прививка ясаткан очракта, үзем авыру ихтималы минимумга якынлашуын һәм минем аша бу чир якыннарыма йогу куркыныч да шулай ук минимум булачагын аңлыйм», — диде ул иньекция ясатканнан соң.
Владимир Жаворонков инде коронавирус белән авырганын, авыруны хатынына, әнисенә һәм балаларына йоктырганы турында сөйләде. Ул бу чирнең кабатлануын теләми.
«Татмедиа» агентлыгы хезмәткәрләрен вакциналаштыру өчен Казанның 16нчы хастаханәсе поликлиникасы табиблары агентлык урнашкан бинага килде.
«Кызганыч, поликлиникага барып җитү һәм бу эшне тормышка ашыру өчен гел вакыт җитми. Бүген „Татмедиа“да хезмәткәрләрне вакциналаштыру бара, мин аңа кушылырга булдым. Күргәнегезчә, мин монда беренче түгел, беренче чиратта биредә „Татмедиа“ хезмәткәрләре. Мин алар артыннан кердем», - диде ул.
Барлык теләүчеләр «Спутник V» вакцинасын ясатты. Жаворонков нинди препарат ясалу принципиаль түгеллеген, ә «Спутник V» хәзер ешрак кулланылуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз