news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавируска каршы прививка ясаткан россиялеләрнең саны 8 миллионнан артып киткән

Голикова чикләү чараларын бик сак гамәлдән чыгарырга чакырды.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Россиядә 8 миллионнан артык кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан. Вакцинация узучыларның артуы «бик якын арада» чикләүләрнең гамәлдән чыгарылачагына өметләнергә мөмкинлек бирә. Вице-премьер Татьяна Голикова РФ Сәламәтлек саклау коллегиясе утырышында шундый фикере белән уртаклашты.

«Вакцинация үткәрү зур әһәмияткә ия, Россия дөньяда тәүге вакцинаны теркәгән беренче ил булды. Бу – бик тә мөһим һәм кирәкле эш, - дип искәртте вице-премьер. - Биредә прививка ясатучыларның саны 8 миллионнан артып китүе турында әйтелде, хәзер аларның исәбе тагын да күбрәк, вакцинация узучылар артканнан-арта бара һәм бу бик тә яхшы».

Ул санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәүне дәвам итәргә кирәклеге хакында искәртте. Голикова утырышта катнашкан РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләрен «чикләү чараларын бик сак гамәлдән чыгарырга» чакырды. Шуны да онытырга ярамый: апрель һәм май пандемиядән башка да сезонлы авыруларның артуы ягыннан катлаулы айлар санала, дип өстәде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100