420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» волонтерлык үзәге активистлары Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә клиниканың барлык биналарын эшкәртүгә җитәрлек концентрацияле антисептик партиясен тапшырды. Бу хакта партиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
«Табиблар безнең белән чир арасында киртәләр ясый. Без җиденче хастаханәгә ярдәм итәргә булдык, чөнки монда инде инфекция белән зарарланган кешеләр бар инде. Без табибларны коронавирустан гына түгел, хлорлы дезинфектантларның зарарлы йогынтысыннан да сакларга тиешбез», — диде волонтерлык үзәге активисты Рафаэль Гайнетдинов.
Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе фармацевты Светлана Варламова сүзләренчә, дезинфекция чаралары хәзер клиникага бик кирәк. «Без пациентларыбызның да, табибларның да сәламәтлеген саклау турында кайгыртабыз. Мондый ярдәм хәзер бик мөһим», — диде Варламова.