Татарстанда коронавирустан дәвалаучы табиблар тулай торакларда, кунакханәләрдә яши

Медицина хезмәткәрләре гаиләсеннән аерылып яшәргә мәҗбүр.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирустан дәвалаучы табиблар тулай торакларда, кунакханәләрдә яши. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Медицина хезмәткәрләре гаиләсеннән аерылып яшәргә мәҗбүр.

«Табиблар тәүлек буе эшли. Алар гаиләләренә кайтмый, вакытлыча кунакханәләрдә, тулай торакларда яшиләр. Ял итәр өчен дә максималь уңайлы шартлар тудырылган. 7 нче хастаханә янында тулай торак бар. Персоналның бер өлеше Республика клиник хастаханәсендә урнашкан. Иртәгәдән тагын берничә хезмәткәр кунакханәгә урнашачак», — диде Лилия Галимова.