Тикшеренү: Коронавирус белән көрәшүгә караганда авыруны кичерү җиңелрәк

Марк Энтин Татарстан югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары өчен лекция үткәрде, анда Covid-19 таралу проблемасы, шулай ук Россиянең эчке һәм тышкы сәясәте турында фикер алыштылар.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). АКШТА коронавирус Covid-19 белән көрәшүгә караганда авыру кичерү җиңелрәк, диелгән докладлар бастырылган. Бу хакта бүген Казанда Татарстан югары уку йортлары студентлары һәм укытучылары өчен ачык лекциядә Россия халыкара хокук Ассоциациясе һәм Европа тикшеренүләре ассоциациясе вице-президенты, юридик фәннәр докторы, профессор, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Европа хокукы кафедрасы мөдире, беренче класслы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Марк Энтин сөйләде.

«Коронавирусның шундый характерда булуы, аның таралуына каршы көрәшкәнгә караганда, авыруны кичерү җиңелрәк булуы әйтелгән докладлар басылган. Хәл авыр: берничә ай эчендә 130дан артык илдә кешеләр авыру йоктырган. Хәзер бөтен көчне пандемия проблемасын хәл итүгә куярга кирәк», - диде спикер.

Безнең илдә вирус таралуны профилактикалау турында сөйләгәндә, Энтин Хөкүмәт тарафыннан вазгыятьне яхшырту өчен барлык адымнар да күрелә, диде. Хәзер илләр ябыла, очышлар туктатыла. Аерым алганда, фәнни-тикшеренү институтлары һәм югары уку йортлары профессорларына Россиядән читкә чыгу тыела.

«Кеше тормышы үзе кыйммәт. Без һәр кеше гомере өчен ахыргача көрәшәчәкбез», - дип өстәде Энтин.

Лекциядә шулай ук халыкара мөнәсәбәтләр яктылыгында илнең эчке һәм тышкы сәясәте һәм аның якындагы елларда мөмкин булган үсеш вариантлары турында фикер алыштылар. Дискуссия Казанның Тимирясов исемендәге инновацион университетында онлайн режимда узды. Аны читтән торып югары уку йортының Татарстандагы алты филиалы вәкилләре тыңлады.