420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 белән авыручылар саны 30га артты һәм 93 очракны тәшкил итте. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова РФ Хөкүмәте каршындагы коронавирус таралуга каршы тору буенча координация советы утырышында сөйләде.
«79 кеше - стационарда, аларның 57сенең авыруы җиңел формада, нинди дә булса симптомнарсыз уза», - дип сөйләде Голикова.
Аның сүзләренчә, гомуми саннан җиде кеше чирне ил территориясендә инфекциялеләр белән элемтәдә йоктырган, авыруның калган 86 очрагы — читтән кертелгән.
Чит илләрдән килгән 50 меңгә якын кеше медицина күзәтүенә урнаштырылган булган, аларның 35 меңе күзәтүдән төшерелгән инде.
«Хәзерге вакытта 15 меңгә якын кеше контрольдә — алар сәламәт гражданнар», - дип аңлатты Голикова.