news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр йокысызлык аркасында килеп чыккан җитди аварияләр турында сөйләде

Дамир Бикмөхәммәтов ЮХИДИ хезмәт һәм ял режимы бозылу фактларына катгый караячагы турында кисәтте.

Белгечләр йокысызлык аркасында килеп чыккан җитди аварияләр турында сөйләде
Султан Исхаков

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья йокы көненә багышланган матбугат конференциясендә йокысызлык аркасында килеп чыккан куркыныч аварияләргә мисаллар китерелде. Алар хакында Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.

2019 елның 26 маенда Мәскәү — Уфа автоюлында «Вольво» йөк машинасы йөртүчесе арган хәлдә була. Ул светофорның кызыл утына туктап торган «Шевроле» машинасына килеп бәрелә. «Шевроле» — «Лада Приора"га, «Лада» — «Ниссан Альмера"га, Нисанн тагын ике машинага килеп бәрелә. Шушы чылбырлы авария нәтиҗәсендә, «Шевроле» йөртүчесе, аның өч яшьлек кызы һәлак булган, дүрт кеше имгәнгән.

Узган елның 11июлендә Алабуга районында шундый ук авария була. Талчыккан хәлдә машина йөртүче юл кырыендагы «Ока» машинасына килеп бәрелә. «Ока» хуҗасы вафат булган, өч кеше имгәнгән. Дамир Бикмөхәммәтов транспорт йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимы үтәлү мөһим булуын искәртте. Кагыйдәләр буенча, транспорт йөртүчегә рульгә алҗыган хәлдә утыру тыела, рульне арган хәлдәге кешегә тапшыру тыела.

«РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 20 декабреннән чыккан 1733 номерлы карары нигезендә, йөк машиналары һәм автобуслар белән идарә итү 9 сәгатьтән артмаска тиеш. 4,5 сәгатьтән соң, кимендә, 45 минутлык тәнәфес ясалырга тиеш», — диде Дамир Бикмөхәммәтов. Ул йөртүчеләрне контрольдә тоту өчен, тизлекне, хезмәт һәм ял режимын тикшерү өчен тахограф җайланмасы куелганын искәртте.

Тахографларны куллану кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган. Тахографсыз йөргән өчен, йөртүчегә 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф каралган. ЮХИДИ хезмәткәрләре 2019 елда 3103 хокук бозу теркәгән, быел 481 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Руль артында булу вакытын бозсалар, транспорт йөртүчеләр 1,5-2 мең сумга кадәр штраф түли, вазифаи затларга 7-10 мең сум, шәхси эшмәкәрләргә 15-25 мең сум, юридик затларна 20-50 мең сумга кадәр штраф каралган. Дамир Бикмөхәммәтов ЮХИДИ хезмәт һәм ял режимы бозылу фактларына катгый караячагын кисәтте. Беркайчан алҗыган хәлдә руль артына утырмаска киңәш итте.



Галерея: Пресс-конференция о Всемирном дне сна


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100