Бөгелмә районы башлыгы йогышлы авырулар бүлегендә капиталь ремонт барышын карады

Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр музеен төзекләндерү эшләрен бәйрәмгә төгәлләү бурычын куйды.

(Бөгелмә, 16 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров балалар хастаханәсе һәм йогышлы авырулар бүлеге стационарларында капиталь ремонт барышы белән танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Юл картасы исемлегендә беренчеләрдән булып шәһәрнең иң проблемалы объектларының берсе булды. Эшче төркем балалар хастаханәсенең стационарларын һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеген реконструкцияләүнең нинди этапта булуын белергә килде.

Медицина учреждениеләрен капиталь ремонтлауга республика программасы буенча 300 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Эшләрне башкарганда йогышлы авырулар бүлегендә койка-урыннар санын арттыру планлаштырыла.

Чираттагы тапкыр район башлыгы Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр музеенда булды. Музейда Җиңүнең 75 еллыгына «Бөек Ватан сугышында бөгелмәлеләр» залы әзерләнә. Башкарасы эшләр шактый — идәннәрне җәеп, ишекләрне алыштырырга, фасадны һәм башкаларны ремонтларга кирәк. Күрше бинаның стенасын Линар Закиров хәрби тематикага багышланган граффити белән ясарга тәкъдим итте. Музей бинасын төзекләндерү өчен иганәчеләр көчләре җәлеп ителә.

«Җиңүнең 75 еллыгына кадәр барысын да эшләргә кирәк. Бу безнең ветераннар һәм халык өчен яхшы бүләк булачак. Шәһәрдә мондый объектлар юк», — диде Линар Закиров.

Төзелеш объекты исемлегендә шулай ук тикшерү бүлеге бинасында булу да бар иде, анда керү бүлмәсен, Нефтьчеләр урамындагы яңа сәүдә үзәген һәм гражданнар мөрәҗәгате буенча күп фатирлы йортны тәртипкә китерергә кирәк.

Соңыннан Линар Закиров пенсия фондының Герцен һәм Октябрь урамнары киселешендә урнашкан элеккеге бинасында булды. Бина арендага рәсмиләштерелгән, эшмәкәр биредә ашханә ачарга планлаштыра. Ремонт эшләре барышында объектның тышкы кыяфәте сакланып калачак.