news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар коронавирусның алга таба үсешен фаразламый

Хәзер Кытайда Covid – 19 белән зарарлану очракларының гомуми саны 66,4 меңнән артып китә.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Яңа килеп чыккан Covid-19 коронавирус эпидемиясенең алга таба үсешен фаразлап булмый. Бу хакта Мюнхенда куркынычсызлык буенча конференциядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адан Гебрейесус кисәтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Коронавирус эпидемиясенең кайсы юнәлештә барачагын фаразлап булмый», – диде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчесе һәм сәламәтлек саклау системасы зәгыйфь булган илләргә авыруның йогынтысы турында аеруча борчылуын белдерде.

Шуңа бәйле рәвештә Гебрейесус дөнья җәмәгатьчелеген Covid-19га каршы көрәштә бердәмлек күрсәтергә чакырды. Ул шулай ук коронавирус проблемасын сәясәтләштерүгә каршы чыгыш ясады.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты Җир шарындагы халкның өчтән ике өлеше яңа коронавирус йоктырырга мөмкин, дип искәртә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Хәзерге вакытта Кытайда Covid-19 белән зарарлану очракларының гомуми саны 66,4 мең, 1523 кеше вафат булган, 8 мең 96 кеше дәваланган һәм хастаханәләрдән чыгарылган. Кытай Халык Республикасыннан читтә авыручылар һәм, димәк, үлүчеләр саны шактый азрак. Кичә Европада беренче коронавирус авыруы – 80 яшьлек Кытай туристы вафат булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100