news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гамалея исемендәге үзәкнең ковидка каршы назаль вакцинасы ике компонентлы булачак

Үзәкнең директоры Александр Гинцбург сүзләренчә, бустер сыйфатында кулланган вакытта бер генә компонент җитә.

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Гамалея исемендәге үзәк белгечләре әзерли торган ковидка каршы вакцина ике компонентлы булачак.

Үзәкнең директоры Александр Гинцбург вакцинаны бустер сыйфатында кулланган вакытта бер генә компонент җитүен искәртә. «Әгәр вакцинация беренче тапкыр ясалса, ике компонент кулланыла, ә бустер буларак кулланылса, бер компонент та җитә», — дигән ул. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Гамалея исемендәге үзәк җитәкчесенең урынбасары Денис Логунов сүзләренчә, назаль вакцина авырттырмый һәм аның начар тәэсире бик аз күләмдә. Препарат өске сулыш юлларында иммунитет рәвешендә өстәмә барьер ясый.

Узган елның 21 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин коронавирустан назаль вакцинация узды. Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, препаратны кулланганнан соң ул бернинди дә тискәре йогынты сизмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100