Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Биектау районының Бөреле бистәсендә яңа амбулатория ачылды
Бөреле амбулаториясе Коркачык, Ташлы Кавал, Туктамыш, Камаево, Сосновка авыллары халкына да хезмәт күрсәтәчәк.
(Биектау, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Биектау хәбәрләре», Эрнест Абдулаев). Биектау районында тагын бер сәламәтлек саклау учреждениесе ачылды. Бөреле бистәсендә «Социаль инфраструктура объектларын төзү» федераль программасы кысаларында яңа амбулатория сафка бастырылды.
Бөреле бистәсендәге иске амбулатория авыл халкына 40 елга якын хезмәт итте. Элеккеге бина бик зур мәйданлы булганлыктан, аны карап тору зур чыгымнар таләп итә иде. Шул сәбәпле биредә бер катлы яңа амбулатория төзергә ниятләделәр. Бүгенге көндә анда барлык эшләр дә төгәлләнгән диярлек. Яңа сәламәтлек саклау объекты барлык заманча стандартларга һәм санитар нормаларга туры килә.
Биредә барлык кирәкле бүлмәләр каралган, медицина җиһазлары урнаштырылган. Бүлмәләр киң һәм якты. Хәтта хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикле булган кешеләр өчен махсус гигиена бүлмәсе дә бар. Амбулаториянең ике ишеге бар: берсе — балалар өчен булса, икенчесе олылар өчен каралган. Балалар бүлегендә тән температурасы югары булганнар өчен фильтр бүлмәсе оештырылган.
Объектны ачу тантанасына район җитәкчелеге һәм Казаннан ведомство вәкилләре килгән иде. Алар Бөреле халкын табиблык амбулаториясе ачылу белән тәбрикләделәр һәм яңа бинага бары тик профилактик максатларда гына килергә насыйп булсын дигән теләк белдерделәр.
«Бүгенге көндә райондагы биш амбулаториянең өчесе яңадан төзелде. Ә бер амбулаториядә капиталь ремонт үткәрелде. Усад авылындагы амбулатория дә яңартуны көтә. Киләсе елда аны да „Социаль инфраструктура объектларын төзү“ федераль программасына кертү теләге бар», — диде тантана вакытында Биектау районы үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Зиатдинов.
Бөреле бистәсе табиб амбулаториясе мөдире Гөлназ Ганиева да яңа объектны ачу тантанасында шатлыгын яшереп тора алмады. «Яңа бинага өр-яңа медицина җиһазлары да урнаштырылды. Балалар һәм олылар өчен йөрәк тикшерү аппаратлары, тонометрлар, үлчәү һәм башкалар. Мондый җиһазлар белән халыкка хезмәт күрсәтү дә күпкә җиңелрәк булачак һәм авыруларга тиз арада диагноз кую мөмкинлеге булачак», — диде ул.
Бөреле амбулаториясе Коркачык, Ташлы Кавал, Туктамыш, Камаево, Сосновка авыллары халкына да хезмәт күрсәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз