news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай галимнәре пандемия үсешенең ике вариантын атады

Оптимистик сценарий факторларының берсе - халыкны күмәк вакцинацияләү.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Кытай галимнәре 2021 елда пандемия үсешенең ике вариантын атады. Бу турыда South China Morning Post басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Иң тискәре вариантта ике айда коронавирус йоктыручылар саны 92 миллионнан 170 миллионга кадәр артачак. Бу санның биштән бер өлеше Кушма Штатларына туры киләчәк.

«Март башында ковидтан үлүчеләр саны биш миллионга кадәр артырга мөмкин», — диде тикшерүчеләрнең берсе, профессор Цзяньго.

Оптимистик сценарийның нигезе кешеләрнең ковидка каршы чараларны (социаль дистанция һәм битлек кию) үтәү һәм төрле илләр хөкүмәтләренең коронавирусны таратмау буенча нәтиҗәле гамәлләр эшләве тора. Шулай ук халыкны күмәк вакцинацияләүне дәвам итү дә мөһим. Галимнәр исәпләвенчә, әмма бу шартларны үтәгәндә дә бөтен ил буенча март башына тагын 300 мең кеше үләчәк.

Тикшерүчеләр сүзләренчә, төп проблема грипп кебек үк SARS-CoV-2 вирусы да тарала. Бу авыруның сезонлы характер алуына китерергә мөмкин, ә бу вируска каршы көрәшне сизелерлек катлауландырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100