Табиб коронавирус инфекциясенең яшерен куркынычлары турында сөйләде

Белгеч билгеләп үткәнчә, коронавирус ашказаны асты бизенә тискәре йогынты ясый, шунлыктан COVID-19 белән авырган кешеләрдә диабет барлыкка килү куркынычы арта.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Эндокринология илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең Диабет институты директоры Марина Шестакова коронавирус инфекциясенең яшерен куркынычлары турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгеч билгеләп үткәнчә, коронавирус ашказаны асты бизенә тискәре йогынты ясый, шунлыктан COVID-19 белән авырган кешеләрдә диабет барлыкка килү куркынычы арта.

Эндокринолог пандемия чорында физик активлык кимү аркасында симерүне икенче яшерен куркыныч дип атады. «Гәүдә авырлыгы арту, яхшы туклану, хәрәкәтнең чикләнүе — икенче типтагы диабетка туры юл», — дип кисәтте табиб. Шулай да, аның сүзләренчә, бу ябык кешеләр коронавирусны җиңелрәк кичерә дигән сүз түгел.

«Ябык кеше дә, артык симезләр дә гәүдә авырлыгы нормаль булган кешеләргә караганда коронавирус инфекциясен авыррак кичерергә мөмкин», — диде ул.

Шестакова шулай ук канда шикәр күләме югары булган очракта коронавирусның организмга активрак үтеп керүе хакында сөйләде. Моннан тыш, COVID-19 белән авыручылардагы стресс шикәр чиреннән интекмәгән кешеләрдә гипергликемиягә китерә.

«Кагыйдә буларак, ковидтан дәваланган кешедә бу төрдәге гипергликемия шулай ук юкка чыга. Әмма берничә айдан соң мондый кешедә диабет барлыкка килү куркынычы бар», — дип искәртте Шестакова.