Ковидны ачыклау өчен ясала торган тестларның «соры зонасы»на эләкмәү ысулы билгеле

Тестның уңай да, тискәре дә булмаган нәтиҗәсе «соры зона» дип атала.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен ачыклау өчен үткәрелә торган тестларның «соры зонасы» дип уңай да, тискәре дә булмаган нәтиҗә барлыкка килгән очракны атыйлар. Табиб-инфекционист Георгий Викулов тестның шундый нәтиҗәсен булдырмау ысулын аңлатты. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Мондый нәтиҗә шикле дип санала. Ул чагында тиешле тәкъдимнәр бар. Диагностиканы динамикада ясарга, клиник картинаның бәясен алырга һәм диагностиканың икенче алымын кулланырга кирәк. Бу алтын стандарт санала», — дип аңлатты ул.

Шикле нәтиҗә алуның сәбәбе — тест тапшыруга әзерләнү кагыйдәләрен үтәмәү. Табиб искәрткәнчә, кан анализларының барысын да ач килеш тапшырырга кирәк, чөнки ризык кабул итү тест вакытында антитәнчекләр микъдарына йогынты ясарга мөмкин. Бик ашыгыч очракларда гына анализларны ашаган килеш алалар.