news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәҗбүри вакцинация 2022 елның язына кадәр дәвам итүе ихтимал

Карар эпидемиологик иминлек булмаган чорда гамәлдә булачак.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда халыкның кайбер төркемнәренә мәҗбүри вакцинация 2022 елның язына кадәр дәвам итәргә мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. 

«Карар эпидемиологик иминлек булмаган чорда гамәлдә булачак, ул 2022 елның язына, ягъни вирус инфекцияләренең сезонлы күтәрелеше булган чорга кадәр дәвам итәргә мөмкин», – диде спикер.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда аерым категория гражданнар өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация игълан ителгәнлеген хәбәр иткән иде. Эш бирүчеләр 8 ноябрьгә кадәр хезмәткәрләренең бер генә компонент белән булса да вакцинация узуын тәэмин итәргә тиеш. Югыйсә, хезмәткәрне «читтән торып эшләүгә» күчерергә яки эштән читләштерергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100