news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ПЦР-тикшеренүләрне башкару вакыты 48 сәгатьтән 24 сәгатькә кадәр кыскартылды

Тиешле карар хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусына тикшеренүне башкару вакыты материал лабораториягә кергән вакыттан алып 48 сәгатьтән 24 сәгатькә кадәр кыскартылган. РФ баш дәүләт санитар табибы Анна Попованың тиешле карары хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

«3.2 пунктның өченче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: Covid-19 йогышына лаборатор тикшеренүне башкару срогы лабораториягә биологик материал кергән вакыттан алып тиешле тикшеренү уздырылган затка нәтиҗәсен тапшырганга кадәр 24 сәгатьтән артмаска тиеш», — диелә документта.

Россиядә прививка ясау кампаниясе дәвам итә. Илнең 43 миллионнан артык кешесе коронавируска каршы вакцина ясаткан инде.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин россиялеләрне, Covid-19дан ил вакциналарының югары нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын билгеләп, прививка ясарга берничә тапкыр өндәде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100