Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Элвин Грей коронавирустан вакцина ясаткан
Татар-башкорт җырчысы җәмгыятьтә һәр кеше үз сәламәтлеге өчен генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең саулыгы өчен дә җаваплы, дип белдерә.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Элвин Грей тәхәллүсе белән танылган татар-башкорт җырчысы Радик Юльякшин Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясаткан. Instagram социаль челтәрендәге үз битендә ул үткәрелгән процедурадан алган тәэсирләре белән уртаклаша.
«Мин моны эшләдем! „Кирәк“ һәм „каршы“ дип барысын да уйладым, үз табибым белән киңәшләштем һәм карар кабул иттем. Мин хәзер Covid-19 инфекциясеннән вакциналаштырылган», — дип язган ул.
Моннан тыш, Радик җәмгыятьтә һәр кеше үз сәламәтлеге өчен генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең саулыгы өчен дә җаваплы, дип өстәгән.
«Хәзерге вакытта вакцина — вируслардан саклану өчен иң ышанычлы ысул. Сезнең һәрберегез үз сайлау хокукына ия. Мин бары тик үземнеке белән уртаклашырга гына телим. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», — дип теләкләрен белдергән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз