news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

62 миллион дозадан артык «Спутник V» вакцинасы әйләнешкә чыккан

Вакцинаны теркәү процедурасы алдыннан тикшерү төгәлләнгән.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Гамалея исемендәге үзәк җитәкчесе Александр Гинцбург коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасының күпме дозада әйләнешкә чыгуы хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бары тик „Спутник V“ хакында гына әйтә алам. 62 миллионнан артык комплект рәсми рәвештә әйләнешкә чыгарылды», — диде Гинцбург.

Үзәк җитәкчесе шулай ук «Спутник V» вакцинасын даими рәвештә теркәү өчен документлар тапшырылуы хакында хәбәр итте. Вакцинаны теркәү процедурасы алдыннан тикшерү төгәлләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100