Коронавирусны ачыклауның иң ышанычлы ысулын атадылар

Экспресс-тестлар инфекция турында белдерә торган М иммуноглобулины булуын һәрвакытта да күрсәтмәскә мөмкин.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). ПЦР-тестлар COVID-19 коронавирусын ачыклауның иң ышанычлы ысулы булып тора. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты эксперты Михаил Лебедев сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

«Кызганыч, ялган нәтиҗәләр күп була. Шуңа күрә коронавирусны чын-чынлап турыдан-туры юл белән генә күреп була, ә турыдан-туры ысул ул — ПЦР алымы», — диде ул.

Белгеч сүзләренчә, экспресс-тестлар эпидемиологик тикшеренүләр өчен дә туры килә, әмма алар инфекция турында хәбәр итә торган М иммуноглобулины булуын һәрвакытта да күрсәтмәскә мөмкин.

Пандемия башланганнан бирле, Россиядә COVID-19 йоктыруның 1 354 163 очрагы теркәлгән. 23 меңнән күбрәк пациент вафат булган, 1 048 097 кеше дәваланып беткән.