Чаллыда сугыш ветераннары госпиталенең стационарын ремонтлаячаклар

Капиталь ремонтны октябрь ахырында тәмамларга планлаштыралар.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда Сугыш ветераннары госпиталенең стационарында капиталь ремонт башланган, аңа 24 миллион сумнан артык акча сарыф ителәчәк. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Стационарда азык-төлек блогында, кер юу һәм дезинфекция бүлмәләрендә ремонт эшләре бара.

Капиталь ремонт стационарларны ремонтлау буенча бишьеллык төбәк программасы буенча үткәрелә, ул республикада быел гамәлгә куелды. Программага якынча 17 миллиард сум юнәлдереләчәк.

«Бу биналарда җиһазлар таушалган иде, аларны файдалану мөмкин түгел иде. Әлеге программа ярдәмендә без капиталь ремонт гына үткәреп калмыйча, бүгенге көндә пациентларыбызга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле яңа җиһазларны да алыштырабыз», — дип сөйләде госпитальнең баш табибы Резеда Мавзютова.

Капиталь ремонтны октябрь ахырында тәмамларга планлаштыралар. Ә биш ел дәвамында стационарның төп бинасын яңартырга телиләр.