Баулы районындагы мәктәптә күгәрек табылганнан соң, Роспотребнадзор тикшерү башлады

Яңа уку елы алдыннан белем бирү оешмасын тикшергән вакытта, бина эчендә гөмбәчекләр табылмаган.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның Баулы районы Исергәп авылы мәктәбен укучыларның берсендә күгәрек гөмбәләренә аллергия килеп чыкканнан соң, Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белем бирү оешмасын тикшерә башлады. Бу хакта «Татар-информ»га Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге белгечләре фактларны тикшерәчәк. Иртәгә анда башкарма комитет һәм редакция вәкилләре барачак. Элек бернинди шикаять тә булмады. Яңа уку елы алдыннан белем бирү оешмасын тикшергәндә сыйныф бүлмәләрендә күгәрекләр булмаган», — диделәр ведомствода.

Уку елы башында белгечләр күгәрекне бинаның тышкы ягында гына тапкан. Иртәгә булачак тикшерү нәтиҗәләре буенча, Роспотребнадзорның мәгариф учреждениесенең торышы турында җавап бирә алачак.

Исергәп авылында укучы кыз үз мәктәбендә күгәрек гөмбәләре йоктыру сәбәпле, өеннән 12 чакрым йөреп укырга мәҗбүр булган.

Алдарак «Татар-информ» Баулы районы мәктәбендә күгәрек аркасында, яз көне гидроизоляция урнаштырылачак, дип хәбәр иткән иде.