Сарманның Чукмарлы авылында 240 кеше өчен фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Район башлыгы төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

(Сарман, 15 сентябрь, «Татар-информ», «Сарман», Альбина Сабирова). Сарман районының Чукмарлы авылында яшәүче 242 кешегә яңа фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтәчәк. Аны бүген тантаналы рәвештә ачтылар.

Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, үзәк хастаханә баш табибы Айрат Галимов, җирлек башлыклары, оешма җитәкчеләре, авыл халкы катнашты. Фәрит Хөснуллин сәламәтлек бинасын төзүчеләргә рәхмәт белдерде, Рәхмәт хатлары тапшырды һәм авыл халкына ФАПка бары тик профилактик чаралар үтәргә килүләрен генә теләде.

Авыл халкының сөенечен җирлек башлыгы Илшат Һадиуллин, баш табиб Айрат Галимов та уртаклашты. Авыл имамы Зәкария хәзрәт, ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова, хөрмәтле ветераныбыз Фәһимә Мөхәммәтшина һәм башка чыгыш ясаган иптәшләр дә бары рәхмәт сүзләре ирештерделәр, авыл фельдшеры Гүзәл Нәбиевага, Нарат Асты шәфкать туташы Гөлия Ганиевага хөрмәт белдерделәр, хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.

Символик кызыл тасма киселгәч, барысы да пунктның эченә үттеләр, андагы уңайлыкларны күреп, сөенделәр.