news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Торак мәсьәләсен хәл итү медицина кадрларын урыннарда калдырырга булышачак

Тула өлкәсендә җан башына табиблар белән тәэмин ителеш илнең күп кенә төбәкләренә караганда түбәнрәк.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Медицина кадрлары урыннарда эшкә калсын өчен торак мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Россия Президенты Владимир Путин Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин белән очрашуда шулай дип белдерде.

«Бу – медицина кадрларын урыннарда калдыруда төп элементларның берсе», - диде дәүләт башлыгы табибларны торак белән тәэмин итү буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруны шәрехләп.

Ул билгеләп үткәнчә, Тула өлкәсендә җан башына табиблар белән тәэмин ителеш илнең күп кенә төбәкләренә караганда түбәнрәк.

«Әйе, бу мирас булып калган, ул вакыт һәм финанс чыгымнары таләп итә, әмма бу хакта онытмавыгызны сорыйм, - диде Путин. - Әмма хәзер башкарган эшегездән чыгып фикер йөрткәндә, сез дөрес юлда, мин сезгә уңышлар теләп калам».

Ул Тула өлкәсе җитәкчелеген РФ Хөкүмәте белән берлектә өстәмә ярдәм күрсәтү мәсьәләсен җентекләп өйрәнергә чакырды, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100