news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 22 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 6880 очрагы ачыкланган.

Татарстанда коронавирусның 22 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 22 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 22 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, Татарстанда барлыгы 6880 очрак теркәлде», — диде ул.

Любовь Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә коронавируска 4140 ПЦР-тест уздырылган. Авыру кешеләр белән контактта булган 741 гражданин - табиблар күзәтүендә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков узган тәүлектә республикада коронавирустан 11 кеше дәваланып беткәнен дә өстәде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100