Татарстан мәктәпләрендә Covid-19 белән авыручы укучылар һәм укытучылар ачыкланмаган

Республиканың белем бирү оешмаларында иртәнге фильтрлар уздыралар, авыру балалар дәресләргә кертелми.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Сентябрьнең беренче яртысында Татарстан мәктәпләрендә педагоглар һәм укучылар арасында яңа коронавирус инфекциясе йоктыручылар юк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Мәктәпләрдәге вазгыять тотрыклы. Персонал арасында да, балалар арасында да авыручылар теркәлмәде», — диде спикер.

Республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары искәрткәнчә, мәктәпләрдә иртәнге фильтрлар уздыралар, температурасы һәм авыру симптомнары булган балалар дәрескә кертелми.

«Безнең мониторинг дәвам итә, нигездә вакытында җыештырмау яки вакытында җилләтмәү кебек хилафлыклар ачыклыйбыз. Әмма барысы да урында ук хәл ителә, ягъни җитди тәртип бозулар юк. Мониторингны һәм тикшерүләрне дәвам итәчәкбез», — диде Любовь Авдонина.