Бер көн эчендә метро станцияләре янында 704 казанлы гриппка каршы прививка ясаткан

Казанда җиде метро станциясе янында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Мобиль бригада табибларының беренче эш көнендә метро станцияләре янында 704 казанлы гриппка каршы прививка ясаткан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков сөйләде.

«Дүшәмбе көнне Казанда яшәүче 704 кеше прививка ясаткан», — диде спикер.

Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, вакцинация өчен мобиль пунктлар 14 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр булачак, табиблар төрле сменада эшләячәк. Беренче атнада 8.00-14.00 сәгатьләрдә, 21-27сентябрьдә 12.00-18.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Ә соңгы атна янәдән беренче сменада узачак.

«Бу графикка һава торышы аркасында үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Әйтик, коеп яуган яңгыр кешеләргә ашыгыч ярдәм машинасына кадәр барып җитәргә мөмкинлек бирмәсә, бу графикның үзгәрүе ихтимал», — диде министр урынбасары.

Прививканы «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» метро станцияләре янында ясатырга мөмкин.