news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Татарстанда коронавирус вазгыяте тотрыкланды

Узган тәүлектә Татарстанда 22 кеше терелгән.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстанда пандемия башланганнан бирле 4862 кеше коронавирустан терелгән, шул исәптән узган тәүлектә — 22 кеше. Республикада Covid-19 вазгыяте тотрыклы. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков сөйләде.

«Узган тәүлектә Сәламәтлек саклау системасы өзеклексез эшләде. Бездә барысы да тотрыклы. Узган тәүлектә 28 йоктыру очрагы теркәлгән, 22 кеше терелгән», — диде Жаворонков.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерү буенча өченче этапка күчте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100