Россиядә яшәүчеләрне коронавирустан вакцина белән тулысынча тәэмин итә алачаклар

Гамалея үзәгендә препаратны җитештерү тизлеге турында сөйләделәр.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән вакцинаның Россия халкы өчен кирәкле күләмдә 9 — 12 айда җитештерергә мөмкин булачак. Бу хакта үзәк башлыгы Александр Гинцбург сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Безнең кайчан азмы-күпме ил ихтыяҗларын канәгатьләндерергә өлгерүебезне аңлау мөһим. Мин 9 — 12 ай дәвамында дип өметләнәм», — диде ул.

Беренче вакцинаны илнең 10 — 15 төбәге алачак, әмма нинди вакцинаны икәнен Гинцбург аныкламады.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россиядә кыска вакытта коронавирустан вакцина ясауны аңлаттылар.