Россиядә кыска вакытта коронавирустан вакцина булдыруны аңлаттылар

Covid-19 инфекциясеннән препарат Эбола вирусыннан вакцина ясау технологиясенә нигезләнгән.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»).  Covid-19 коронавирусыннан Россия вакцинасы нульдән эшләнмәде, бу аны кыска вакытта ясау мөмкинлеге бирде. Бу хакта Н. Ф. Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбургка сылтама белән RT хәбәр итә.

«Эбола вирусына каршы вакцина — универсаль технология нигезендә булдырылган вакциналарның берсе. Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина да шул технологиягә нигезләнеп ясалган», — дип аңлатты галим.

Моннан тыш, Гинцбург сүзләренчә, Гамалея исемендәге үзәктә шул ук технологик мәйданчыкта MERS коронавирусыннан вакцина эшләнгән. «Ә MERS 80 процент Covid-19га туры килә», — диде ул.

Элегрәк Россия Фәннәр академиясе академигы вакцинада «вектор» — кеше өчен куркыныч тудырмый торган вирус кулланыла дип сөйләгән иде. Covid тан үзебезнең препаратта векторлар сыйфатында аденовирусларның ике штаммы кулланылган. Хәзер Кытайда һәм Кушма Штатларда эшләнә торган вакциналар охшаш принципларга нигезләнгән.

Бу атна башында Россия Президенты Владимир Путин Россиядә Covid-19 инфекциясеннән дөньяда беренче вакцинаны теркәү турында игълан итте. Аңа «Спутник V» исеме бирелде, препаратның беренче партиясен ике атна дәвамында чыгарачаклар.