Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җитештерүчеләр Россиядә даруларга кытлык булу ихтималы турында кисәтә
1 июльдән маркировкалары булмаган медикаментларны ведомствоара комиссия рөхсәтен алганда гына әйләнешкә кертергә мөмкин.
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Медикаментлар җитештерүчеләр ассоциациясе халыкны дарулар белән тәэмин итүдә өзеклекләр мөмкин булуы турында кисәтә. Бу хакта алар Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга мөрәҗәгать юллаган, дип яза «Известия» газетасы.
1 июльдән маркировкалары булмаган даруларны ведомствоара комиссия рөхсәтен алганда гына әйләнешкә кертергә мөмкин.
Ил Хөкүмәтенең 955 номерлы карарында мондый медикаментларны кертү тәртибен фармацевтика компанияләре вәкилләре «аклап бетергесез зур, техник яктан катлаулы тормышка ашырыла торган, коррупция ягыннан күләмле һәм бюрократлаштырылган» дип тасвирлый.
Тармак вәкилләре сүзләренә караганда, яңа кагыйдәләр буенча әйләнешкә кертү берничә ай дәвам итәргә мөмкин. Шул ук вакытта җитештерелгән даруларның меңләгән сериясен кертү бөтенләй чикләнгән, чөнки 1 июльдән соң маркировкаланмаган медикаментларны кертү мәсьәләсе әлегә кадәр җайга салынмаган.
Шуңа бәйле рәвештә, җитештерүчеләр маркировкаланмаган медикаментларны әйләнешкә кертү процедурасын гадиләштерүне, рөхсәт тәртибен элек булган хәбәрнамәгә алмаштыруны сорадылар.
Россия Хөкүмәте вазгыятьне шәрехли алмады. Шул ук вакытта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Росздравнадзор ведомствоара комиссия якын арада эшли башлаячак, дип ышандырды. Моннан тыш, алар мәгълүматына караганда, даруларның һәр сериясен яки партиясен түгел, ә медикаментлар атамасын килештерергә кирәк булачак, өстәвенә, мондый рөхсәт 45 көнгә биреләчәк.
«<...> 1 июльдән 5 июльгә кадәр, ведомствоара комиссия рөхсәтен көтә торган препаратларга 170 декларация бирелгән», - дип аңлаттылар Федераль таможня хезмәте мәгълүматына сылтама белән Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз