news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков: Субъектлар арасындагы чикләр ябылырга тиеш түгел дип уйлыйм

Сәламәтлек саклау министры башка төбәктә ял иткәндә, барлык саклык чараларын кулланырга кирәклеген искәртте.

Марат Садыйков: Субъектлар арасындагы чикләр ябылырга тиеш түгел дип уйлыйм
Владимир Васильев/архив

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков коронавирус инфекциясе аркасында Россия субъектлары арасындагы чикләр ябылырга тиеш түгел дип саный.

«Былтыр авыручылар саны күпләп һәм кискен артканда, сәламәтлек саклау системасының тотрыклылыгы сыналды. Чирнең таралуын булдырмау максатыннан һәм инкубация чорында авыручылар саны артмасын өчен, төбәкләр арасындагы чикләр ябылды. Быел бу хәлгә барып җитмәс, дип уйлыйм. Ләкин вирус бик хәйләкәр. Соңгы 50 елда мондый көчле, тиз мутацияли торган инфекциянең булганы юк иде әле», — диде ул.

Татарстан сәламәтлек саклау министры башка төбәкләргә ял итәргә барганда саклык чараларын кулланырга кирәклеген искәртте.

«Ял иткәндә барлык саклык чараларын кулланырга кирәк. Медицина битлеген кию, дистанция саклау, кешеләр күпләп җыелган урыннарга барудан тыелып тору зарур. Инфекцияне бүтән субъектлардан алып кайтуны булдырмас өчен, кайтканнан соң тиешле анализлар бирергә кирәк», — диде Марат Садыков «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Коронавирус йогышына каршы көрәш буенча республика Оператив штабында Татарстан территориясендә инфекциягә каршы чараларны көчәйтү турында әлегә сүз бармаган. «Хәзер вазгыятьне атна дәвамында күзәтеп барачакбыз, аннан соң карарбыз», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министры.

Элегрәк республикада коронавирусның утыз сигездән артык штаммы исәпләнүен язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100