news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков: Сәүдә үзәкләрендәге пунктларда вакцина ясатырга куркырга кирәкми

«Күчмә пунктларда профессиональ табиблар эшли, барлык санитария чаралары да үтәлә», — ди сәламәтлек саклау министры.

Марат Садыйков: Сәүдә үзәкләрендәге пунктларда вакцина ясатырга куркырга кирәкми
"Татар-инфомрм" архивы

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренчә, сәүдә үзәкләрендәге һәм метро станцияләре янындагы пунктларда вакцина ясатырга куркырга кирәк түгел.

«Вакцинация процессын халыкка якынайтырга тырыштык. Вакцина ясау пунктларын сәүдә үзәкләрендә, метро станцияләре янында ачтык. Мондый пунктларда вакцина ясатырга куркырга кирәкми. Анда профессиональ табиблар эшли, барлык санитария нормалары да үтәлә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Марат Садыйков сүзләренчә, республикада вакцинация өчен барлык шартлар да тудырылган. «Бүгенге көндә Россиядә 30 миллионнан, Татарстанда 428 меңнән артык кеше вакцина ясатты. Республикада өч вакцина: „Спутник V“, „ЭпиВакКорона“, „КовиВак“ бар», — диде ул Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта.

Министр әйтүенчә, вакцинация өчен барлык шартлар булуга карамастан, процесс акрынрак бара.

«Бөтен дөнья вакцинация ясый. Израиль халкының 90 проценттан артыгы прививка ясаткан. Кытайда 700, Америкада 300 миллионнан күбрәк кеше вакцина ясаткан. Бөекбритания, Германия, Франция — барысында да вакцинация уза. Россиядә, кызганычка каршы, бу процесс кыенрак бара», — диде ул.

Элегрәк республикада коронавирусның утыз сигездән артык штаммы исәпләнүен язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100