news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Психолог: Кайгы кичерүчеләр янында туганнары һәм якыннары булырга тиеш

Белгеч сүзләренчә, хәзер һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгыру фазасы башлана, ул якынча алты-җиде атна дәвам итә.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм иткәндә һәлак булучыларның гаиләләре янында туганнары һәм якыннары булырга тиеш. Бу хакта Татарстан хакимияте тарафыннан оештырылган туры эфир вакытында Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Марина Белоусова сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, хәзер һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгыру фазасы башлана, ул якынча алты-җиде атна дәвам итә. Төрле модельләрдә ул төрлечә — эзләү вакыты, Янус фазасы дип атала, ди ул.

Шул ук вакытта психолог яки психотерапевт югалту кичергән кешеләрнең кадерле кешесен янында итеп тоя башлавы турында туганнарын кисәтергә тиеш. «Бу тавыш ишетелү, кагылулар сизелгән мизгел <…>. Үлгәннәр безнең арада булып тоелуы күпләрне куркыта, чөнки алар кайгыдан акылдан шашалар дип уйлыйлар. Башкаларны, ничек кенә сәер булмасын, бу хәл шатландырырга мөмкин», <…>, — диде табиб.

«Бу вакытта кешене ялгызын гына калдырмау яхшы булыр иде, аның игътибарын үзе теләгән нәрсәләргә юнәлдерергә кирәк», — дип киңәш итте Белоусова. Кайгыручының игътибарын мәҗбүриләп башка нәрсәгә юнәлтергә тырышу бик авыр кабул ителергә мөмкин, кайберләренә, киресенчә, ярдәм дә итә ала.

«Кайвакыт кайгы кичерүче белән үлгән кеше турында сөйләшмәү, ә сөйләшмичә янәшә булу, миллионынчы тапкыр шул ук тарихны тыңлау да мөһим. <…>. Ул вакытта кайгы кичерүчеләр сүзләргә мохтаҗ булмый. Сүзләр кирәкми, аңлау һәм янәшә булу кирәк», — диде психотерапевт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100