Азнакайда шәфкать туташларын котладылар

Башкаладан килгән психолог, коуч Татьяна Савельева бик мавыктыргыч, файдалы психологик тренинг үткәрде.

(Азнакай, 15 май, «Татар-информ», «Маяк», Лиза Нурлыева). Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин бүген медицина өлкәсенең күпсанлы хезмәткәрләре — шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тәбрикләде.

Аларның күбесе бу истәлекле датаны сырхауханәдә — авырулар янында үткәрде.

"Сез — табибларның уң кулы. Авырулыларны дәвалауның уңышлы нәтиҗәсе өчен куйган тырышлыгыгызны бәялибез, сезгә бу җаваплы да, тынгысыз да хезмәтегездә сабырлык, үзегезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлекләр телибез", — дип шәфкать ияләренә барлык азнакайлылар исеменнән изге теләкләрен юллады район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Эпидемия башланганнан бирле үз-үз үзләрен аямый райондашлары гомере, сәламәтлеге өчен көрәшкән хезмәткәрләргә ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде.

Акушерлар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, гомумән, урта медицина белгечлекләренең һөнәри көннәрен әнә шулай берләштереп, матур итеп, елдан-ел үзгә итеп үткәргән бәйрәмдә шәфкать ияләрен бу өлкә җитәкчеләре дә котлады, хезмәтләрен бәяләп, төрле дәрәҗә бүләкләр тапшырылды.

Быел бәйрәмгә яңа төсмерләр дә өстәлде. Башкаладан килгән психолог, коуч Татьяна Савельева бик мавыктыргыч, файдалы психологик тренинг үткәрде.