Путин төбәк башлыкларыннан табибларга Covid-19 белән бәйле түләү буенча хисап сорый

Россия Президенты РФ Оборона министрлыгының коронавирус белән авыручыларга ярдәм күрсәтү өчен сигез күпфункцияле медицина үзәген ачуда катнашты.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнада коронавирус йоктырган пациентларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр турында киңәшмә үткәрәчәк. Бу хакта дәүләт башлыгы РФ Оборона министрлыгының Covid-19 инфекциясен йоктырган пациентларны дәвалау өчен медицина үзәкләре ачу тантанасында белдерде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

Владимир Путин видеоконференцэлемтә буенча чыгышында төбәк җитәкчеләренә 15 майга кадәр коронавирус белән авыручыларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә апрель өчен өстәмә акчаларны түләп бетерергә йөкләде.

«Мине игътибар белән тыңлагыз. Бу акча коронавирус белән авыручылар белән эшләгән өчен түләнергә тиеш дип килештек. Бу акча ниндидер сәгатьләр, минутлар һ.б. өчен түгел. Бу түләүләрнең төгәл сроклары һәм саны билгеләнде. Киләсе атна башында барлык субъектлар буенча йөкләмәнең үтәлешенә нәтиҗә ясаячакбыз», — диде Владимир Путин.

Россия Президенты РФ төбәкләренә коронавирус белән авыручылар дәвалана торган клиника табибларына 10 млрд сум бүлеп бирергә йөкләде. Бер айлык түләүләр медицина хезмәткәренең вазифасына карап, 25 меңнән алып 80 мең сумга кадәр тәшкил итә.