Азнакай үзәк сырхауханәсендә табиблар династияләрен хөрмәтләделәр

Ике гаиләнең дә медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә гомуми эш стажы 100-117 елдан артып китә.

(Азнакай, 15 май, «Татар-информ», «Маяк», Лиза Нурлыева). Халыкара гаилә көне уңаеннан, Азнакай районы үзәк сырхауханәсендә Никоноровлар һәм Хуҗиннар гаиләләрен хөрмәтләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ике гаиләнең дә медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә гомуми эш стажы 100-117 елдан артып китә. Әти-әниләр, туганнары юлын гаиләләрдәге балалар да лаеклы дәвам итеп, Азнакайда, илнең төрле почмакларында халык сәламәтлеге сагында тырыш хезмәт куялар. 

"Сез районыбызда олы хөрмәткә ия, югары категорияле, мактаулы исемнәр алган табиб-белгечләр. Яшь буын табибларга сезне һәрчак үрнәк итеп куябыз, сезнең белән горурланабыз!" — диде гаиләләрне котлау сүзендә район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов.